Алан авыл китапханәсе укучылары өчен татар язучысы һәм публицисты Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулуга багышланган "Якты хисләр дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде. Укучыларга аның 2016 елда чыккан 4 томлык сайланма әсәрләре аеруча кызыклы булды.