20 декабрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Почитаем, поиграем, отдохнем — время с пользой проведем», дип исемләнгән интерактив уен уздырылды. Үткәрүнең максаты балаларга укуга мәхәббәт, китапка хөрмәт тәрбияләү, коммуникатив аралашу сәләтләрен үстерү, балаларның ялын мавыктыргыч һәм файдалы итеп оештыру. Чара барышында балалар күңелле һәм кызыклы уеннар уйнадылар. Укучылар шулай ук викторина сорауларына актив җавап бирделәр, рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Чара күңелле һәм кызыклы узды, ә иң мөһиме-балалар өчен файдалы булды.