Ата-аналар җыелышы узды.

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

25 нче декабрьдә Алан урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Ханафиева М.Ф. һәм полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча өлкән участок вәкаләтлесе Алексеев Руслан Сергеевич катнашты. Алар әти-әниләргә кышкы каникул чорында балалар тарафыннан  мөмкин булган хокук бозулар турында сөйләделәр.

Укучыларның  беренче яртыеллык нәтиҗәләреләре белән таныштырылды. Каникул чорында ТР 71 законына игътибарлы булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International