Иске Җөри авылында яшәүче Мәрьямбикә апа Дәүләтшина үзенең туган көнен билгеләп узды.

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре, якыннары тәбрик итте.

Мәрьямбикә апа Иске Җөри авылында туып үсә. Бик иртә әнисенең җылы кочагыннан чыгарга туры килә аңа. Менә шулай итеп язмыш сынауларын бик иртә татый - әнисе авылның икенче башында булса да аны күрергә тилмереп яши, алты яшендә инде ул өйдәге балаларны карап тора башлый, әтисен сугышка алалар, ул хәбәрсез югала. “Чаян” журналының эре хәрефләрен карап, укырга, язарга өйрәнә Мәрьямбикә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International