Шулар арасында дөньяның барлык почмакларында бәйрәм ителә торган бер бәйрәм бар. Бу бәйрәм барлык халыкларны да берләштереп, могҗиза көтәргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, бу Яңа ел. Әлеге бәйрәм алдыннан 27 декабрь көнне Абде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Табышмаклар һәм Могҗизалар иле» дигән күңел ачу сәгате уздырылды. Биредә балаларга Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф–гадәтләре, Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы, һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары - Кыш бабай һәм Кар кызы турында сөйләделәр. Балалар күңел ачып кына калмадылар, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр, табышмакларны чиште, шарлар өрү һәм рәсем ясау буенча конкурсларда, тематик викториналарда көч сынаштылар. Шулай ук барысы бергә «Карлы бизәкләр» дип исемләнгән мастер–класста катнаштылар. Балалар кәгазь салфеткалардан матур бизәкле кар бөртекләре ясарга өйрәнделәр.