Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм

2023 елның 30 декабре, шимбә

Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм, чөнки бу көннәрдә урамнарда, оешмалар каршында пәйда булган карлы-бозлы сыннарны, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Айдар авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә  үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International