Җир йөзендә әкиятләр тыңламаган һәм укымаган кеше юктыр, аларны кечкенәләр генә түгел зурлар да ярата.

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны, дөреслекне һәм ялганны аерырга өйрәнәбез. Ә кышкы каникул көннәрендә әкиятләр укымыйча һич мөмкин түгел!

6 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Китап ачыла - әкият башлана!" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче яшь укучыларга яраткан китап битләре буйлап сәяхәт итәргә һәм яраткан геройлары белән танышырга тәкъдим итте. Балалар әкият төшенчәсе белән таныштылар, Халык, тылсымлы һәм автор әкиятләре булуын белделәр. Алар әти-әниләре белән укыган әкиятләрне искә төшерделәр, чөнки нәкъ менә алардан баланың нәфис әдәбият белән беренче танышуы башлана. Әдәби сәгать дәвамында балалар яраткан әкиятләре битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәттә катнаштылар. Әкият геройларын искә төшерделәр, әкият-табышмаклар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар яраткан әкиятләрен кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International