Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып”-дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International