Алар арасында язучы Факил Сафин аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук А. Алиш, А. Грибоедов исемендәге әдәби премия, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Әдәбиятка ул бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Аның иҗатында романнар, повестьлар, трилогияләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр, пародияләр бар. Ул кеше язмышына аеруча тирән үтеп керә, вакыт сулышын тоя, татар халкы алдында торган проблемаларны күтәрә.
2 гыйнвар көнне, Айдар авылы китапханәсендә татар язучысы Факил Сафинга 70 яшь тулу уңаеннан «Еллар сыйган мизгелләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Иҗатына күзәтү үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр язучының китапларын өйгә яздырып алдылар.