Күкчә авыл китапханәсендә язучы Факил Сафинның 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Күкчә авыл китапханәсендә язучы Факил Сафинның 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук авторның әсәрләре буенча китапларга күзәтү үткәрелде. Катнашучылар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар өчен шигырьләр, төрле чорларда язылган хикәяләр һәм әкиятләр укылды. Ф.Сафин балалар иҗат түгәрәкләрен оештыручыларның берсе. Балалар иҗат йортында ул “Көмеш кыңгырау” газетасы булдыру идеясенә килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International