Шахмат уйнау хәтерне, акыл сәләтен, иҗади һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә дип санала. Китапханәче чарада катнашучыларга шахматның төшенчәсе, тарихы һәм бер гаҗәеп сихри дөнья икәне турында сөйләде. Барысы «Шахмат юлы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Соңыннан шахматның дөрес куелышын, уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм, әлбәттә, ярышларда катнаштылар.