Акциягә кушылды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XII халыкара акциягә кушылды һәм «Мое любимое Лермонтовское стихотворение»дип исемләнгән әдәби укулар уздырды. Михаил Юрьевич Лермонтовның тормышын һәм иҗатын яктырткан «Под парусом Лермонтовской поэзии» күргәзмәсе оештырылып, укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар бөек шагыйрь биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, тормышыннан истәлекле мизгелләрне барладылар һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китапханәче шагыйрьнең иҗаты турында онытмыйча, аның әсәрләрен ешрак укыгыз дигән теләкләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International