Укуга караш, кызыксыну, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. 16 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсенә "Гаилә белән китап киштәсе янында"- дигән җылы очрашуга китапханәбезнең иң актив китап укучы - Насибулиннар гаиләсе чакырылды. "Минем яраткан китабым", "Минем яраткан героем", "Мәкалнең дәвамы..."- дигән турлар үткәрелде. Шулай ук алар гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Бүгенге очрашуга килгән гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ил көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!