Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ил тоткасы – хатын-кыз” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү. Очрашуда китап укырга яратучы, төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар катнашты. Кичә барышында котлаулар, төрле һөнәрләргә багышланган рәсемнәр җыю, хәрефләрдән сүзләр төзү һәм шигырьләр яңгырады. “Сезнең өчен китап яратучылар” дигән күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Түгәрәк табын артында чәйләр эчеп, көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар, гаилә шатлыклары белән уртаклаштылар, үткәннәрне искә төшерделәр.