Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

1552 елның 15 октябрендә Казан Иван Грозный җитәкчелегендә рус гаскәрләре
тарафыннан алына. Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый.
Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә "Хәтерләүдән курыкма
син, үткәнеңне онытма син!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә
татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International