Бу бәйрәм - гаилә һәм аның традицияләре сакланган авылда яшәүче һәм хезмәт сөеп эшләүче хатын-кызлар бәйрәме. 15 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, “Бер эштән дә курыкмыйбыз, без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән тематик очрашу кичәсе уздырдылар. Очрашу кунаклары-китапханә, мәдәният йортындагы берләшмәләргә йөрүче авылыбызның уңган, сөйкемле хатын-кызлары иде. Түгәрәк өстәл артында авыл хатын-кызларына багышланган котлаулар, шигырьләр яңгырады. Борынгыдан килгән тормыш тәҗрибәсен югалтмыйча, халкыбызның тарихына кадер-хөрмәт күрсәтеп, заман белән бергә атлаучы талантлы хатын-кызлар яши авылда. Алар белән "Ризыкны таны", "Хатын-кызлар тылсымы", "Мәкальне дәвам ит" кебек уенлы биремнәрне дә үтәдек. «Сезнең өчен, китап яратучылар» дигән күргәзмәдәге китаплар белән таныштык. Нинди эшкэ тотынсалар да кулларында ут уйнатучы авыл кызлары белән махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен токмач кисүне дә оештырдык. Искиткеч гүзәл затларсыз авыл тормышын күз алдына китереп булмый. Авыл кешеләренә таянып, районнар, шәһәрләр, илләр күтәрелә! Алдагы көннәрдә дә дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез тулы, балаларыбыз пар канатлы булсын. Тырыш, дәрәҗәле, бердәм булыйк!