Быел яңа укучылар "Библиотека – царство книг" дигән китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, «формуляр», «абонемент», «уку залы» ның нәрсә икәнен белделәр. Китапханәче китапларның кайда һәм нинди тәртиптә торырга тиешлеге, теге яки бу китапны ничек табарга һәм алар белән ничек мөгамәлә итәргә кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында балалар викторинаның кызыклы сорауларына һәм әкиятләр буенча табышмакларга җаваплар бирделәр.