Ул - Әтиләр көне. Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч һәм иң якын кеше булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 17 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әтиләр илнең терәге, гаиләнең йөрәге” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Очрашуга без Махсус Хәрби Операциягә киткән егетләребезнең әтиләрен һәм абыйларын чакырдык. Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Тизрәк махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребезнең исән-сау туган өйләренә кайтуларын теләп калабыз. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.