Казан шәһәре “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс фестивале кысаларында “Ныклы гаилә - ил терәге” - дигән исем астында Теләче муниципаль районы мәдәният көне узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә катнашты. Алар тематик күргәзмәләр, яшь гаилә клубының осталык дәресләре буенча мастер-класслар, дөрес туклану буенча пешерелгән ризыклар тәкъдим итте.