Мастер-класс

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Гаилә елы һәм әтиләр көне кысаларында 18 октябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен әтиләр көне уңаеннан мастер-класс үткәрелде. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда үткәрелүе, илебездә ничек билгеләп үтелә башлавы, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар үзләренең әтиләре турында сөйләделәр, «Әти һөнәре» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан китапханәчеләр җитәкчелегендә балалар открытка ясадылар, анда үзләренең теләкләрен һәм мәхәббәт сүзләрен яздылар. Һәркемнең уникаль бүләк килеп чыкты, аларны якыннарына тапшыру өчен өйләренә алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International