2024 елның 15 октябрендә XIX гасырның рус язучысы, шагыйрь, прозаик Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. М. Ю. Лермонтов рус әдәбиятына дөньякүләм танылу китергән шагыйрьләр рәтенә керә. Шагыйрьнең 210 еллыгы уңаеннан, Күкчә авыл китапханәсе аның иҗатын популярлаштыру уңаеннан «День Лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясенә кушылды. Акция кысаларында шагыйрь иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче төрле яшьтәге кешеләрне Михаил Юрьевичның әдәби мирасына җәлеп итте. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар бөек рус шагыйренең шигырьләрен тыңладылар, тәкъдим ителгән китаплардан сайлап алынган әсәрне укыдылар.