Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме – РФ Президенты Указы белән «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әти кешенең әһәмиятен арттыру максатларында " рәсми рәвештә билгеләнгән әтиләр көне билгеләп үтелә. Аны бәйрәм итү көне-октябрьнең өченче якшәмбесе. Шушы бәйрәм уңаеннан 20 октябрь көнне Шәдке авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Яраткан әтием» дип исемләнгән әтиләр көненә багышланган оригиналь открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар зур тырышлык күрсәттеләр. Һәркемнең ул кабатланмас килеп чыкты. Әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрне алу бик күңелле булыр!