“Эчкечелек фаҗига”

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Элегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми.   Кайсыберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмый эчә башлый. Кешенең эчүгә бирелеп, үзенә һәм иң якын кешеләренә күпме зыян салганын аңламавы бик тә аяныч. Беренчедән, исерткеч эчемлек кешенең акылын җуя, икенчедән, саулыгына зыян китерә. Өченчедән, гаиләсенә кайгы алып килә һәм бу сәбәпләрне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә, кайгылы чакта аракы күңелне тынычландыра, шатлыклы вакытта күңелне күтәрә дигән фикерләр бары тик сафсата гына. Алкоголизм бик тә җитди авыру һәм ул дәвалауны таләп итә. Шушы  мәгълүматларны яшьләргә җиткерү максатыннан 19 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Эчкечелек фаҗига” исем белән мәдәни чара үткәрделәр. Чарада югары сыйныф укучылары һәм авыл яшьләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International