Икмәк-кешелекнең яшәү, сәламәтлек һәм иминлек символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе. Гомеребезнең бер генә көне дә икмәксез үтми. Айдар авыл китапханәсендә оештырылган "Икмәк - тормыш, тынычлык һәм байлык билгесе" танып белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланган иде. Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ипи турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Танып белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Безнең өстәлгә күмәч килсен өчен нинди һөнәрләр кирәк?» дигән тема буенча бердәм фикер алыштылар. Китапханәче борынгы заманнарда икмәккә ничек сак, хөрмәт белән караулары турында сөйләде. Әйтик, ипине очраклы рәвештә генә идәнгә төшереп җибәрсәләр, аны күтәреп үпкәннәр һәм аңардан гафу үтенгәннәр. Шулай ук Ленинград блокадасының 900 көне, бу коточкыч шартларда ленинградлыларның ничек яшәгәннәре турында сөйләде. Чара ахырында балалар икмәкне ни өчен җир могҗизасы дип атаулары һәм аның кеше тормышында нинди зур урын алып торуы турында нәтиҗәләр ясадылар.