Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә матур бәйрәм - Әтиләр көне билгеләп үтелә!

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Быел ул 20 октябрьгә туры килде. Бу бәйрәм-әтиләребезгә кайгыртулары, ярдәмнәре һәм тормышыбызга бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт һәм мәхәббәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әти исемен йөртү, әти сүзенә лаек булу зур мәртәбә!  Әтиләр гаиләнең ныклы таянычы һәм нигезе. Алар беренче остазлар һәм яклаучылар. 19 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре  "Гаиләбезнең үзәге син әти, гаиләбезнең терәге син әти!” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәгә китап укырга яратучы һәм мәдәни чараларда актив катнашучы гаиләләрне чакырдык. Кичәдә әтиләр исеменә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар әйтелде,бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде. Чарабыз конкурс программасы һәм  мавыктыргыч уеннар, күңел ачулар белән үрелеп барды, гаиләләр дә биремнәрне  бик теләп башкардылар. Барысы да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралышты.  Әтиләргә багышланган  китаплардан һәм кул эшләреннән төзелгән "Әтиләр сүзе-күңелнең күзе" исемле тематик күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International