2024 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Теләче муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, хокук билгели торган документларсыз үзйөрешле машиналарны исәпкә алганда барлыкка килә торган мәсьәләләр, тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру кебек һәм башка сораулар каралды.
Кабул итүгә килүче гражданнар сорауларына тиешле анлатмалар һәм консультацияләр бирелде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин белән булган очрашуда югарыда каралган мәсьәләләрнен район жирлегендә ничек оештырылуы каралды.