Табигать - ул гүзәллек, ә кеше аңа иҗади якын килсә могҗиза тудыра ала.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Табигатьнең матурлыгы иксез-чиксез һәм бетмәс-төкәнмәс, шуңа күрә табигать – сәнгать өчен зур чыганак булып тора. Анда бала табигать күренешләрен күзәтүгә җәлеп ителә, үсемлекләр дөньясы белән якыннан таныша, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәнә.

24 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Көзге әкият» дип исемләнгән мастер – класс үткәрелде, анда яшь китап укучылар яфраклар кисеп, республикабызда үскән агачларның алдан үзләре ясап куйган макетларына ябыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International