Инглиз теле укытучыларының район семинары

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 октябрендә Теләче урта мәктәбендә инглиз теле укытучылары өчен «МәктәптәзЗаманча белем бирү мохите һәм чит телне укытуның яңа аспектлары» темасына район семинары узды. Ачык дәресне Теләче урта мәктәбе укытучылары Әхмәтҗанова Айсинә Рәис кызы, Әхмәтҗанова Ләйсән Тәлгат кызы, Шәдке урта мәктәбе укытучысы Сәләхиев Илшат Илдус улы һәм Үзәк урта мәктәбе укытучысы Сәләхиева Гөлназ Раиф кызы күрсәттеләр. Теләче урта мәктәбе укытучысы Рамгулова Таңсылу Яхья кызы педагоглар өчен мастер-класс үткәрде. Семинар инглиз телен укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International