Ил күләмендә 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Шул уңайдан 24 октябрьдә Айдар авыл китапханәсендә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты белән таныша алдылар.