Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә "Минем гаиләм - минем шатлыгым" исемле рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның һәрберсе үз гаиләсен, әти-әниләрен, абыйларын һәм апаларын ясады. Барысы да җиңүче булды, чөнки аларның гаиләсе алар өчен иң яхшысы. Конкурсның максаты- укучыларда ата-аналарга карата ярату һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, үз гаиләләре өчен горурлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International