Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде...
Баландыш авыл китапханәсе гаиләләре белән китап укыган кешеләр белән чиксез горурлана. Мәгърифәтле гаиләләр кемнәр алар? Шундый гаиләләр белән 27 нче октябрь көнне китапханәдә очрашу оештырылды. Кунакларыбыз гаилә традицияләре белән уртаклашып, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачты, очрашуга килгән балалар уеннарда актив катнашып, белемнәрен сынады.