28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Авырып китсә дә, баланы калдырып чыгасы булса да тизрәк алар янына йөгерәбез. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының  зурлар төркеме балалары  кадерле әби-бабайлары өчен зур ярату һәм җылылык белән открыткалар әзерләделәр!

Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә язсын әле!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International