24 октябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында «Туган ягыңны бел һәм ярат» темасы белән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Катнашучылар видеоролик ярдәмендә Сауш авылы үсешендә эз калдырган күренекле якташларыбыз белән таныштылар. Чара барышында балалар туган якны өйрәнү викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр. Китапханәдә “Туган ягым минем-Татарстан” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Уздырылган Туган якны өйрәнү сәгате укучыларга туган як турында белемнәрен баетырга һәм кече ватаннары турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте. Очрашу презентация һәм видеороликлар белән үрелеп барылды.