Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы үзендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре белән берлектә күп кенә бәйгеләрдә актив катнашып килә.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе ​ Хисамутдинова Ләйсән  Наил кызы һәм Муталлаповлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, милли ата-аналар ассоциациясе, гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә ​ Рәсәйнең 19 төбәгеннән 700ләп гаилә катнашты. Алар арасыннан ​ 9 ​ гаилә финалга чыкты. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән бүләкләү тантанасы,  25 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә "Рәсәй Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле » конференциясе кысаларында үтте. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International