Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Халыклар бердәмлеге көне - илебез тарихының истәлекле битләренә тирән ихтирам билгесе. Иҗтимагый теләктәшлек - җәмгыятебезнең нигезе.
Татарстан Республикасы дәүләтчелегебезнең, гражданнар хокуклары һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Республика Конституциясе демократиянең иң югары стандартларына җавап бирә.
Әлеге бәйрәмнәр алдыннан барыбызга да исәнлек-саулык, иминлек, уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.