Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз алтынчы утырышы узды.

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы утыз алтынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  А.Г. Фәтхуллин  алып барды. Сессия эшендә район Прокуроры урынбасары, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма - предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары  катнашты.

Утырышның көн тәртибендә9мәсьәлә каралды.

 

  1. “Теләче муниципаль районының  2025 нче елга  һәм 2026-2027 нче еллар план чорына социаль –икътисади үсеш фаразы турында”.

 

  1. “Теләче муниципаль районының  “2025 нче елга һәм 2026 - 2027 нче еллар план чорына бюджет проекты турында”.

 

3. “Теләче муниципаль районында 2024-2027 нче елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру”  программасы үтәлеше турында” һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәчесенең урынбасары-территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе Нигъмәтҗанов Р.В., Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Шәрипова Э.И., , Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Хәсәнов Б.Н. - лар  чыгыш ясадылар.     

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International