30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Әлеге датага бәйле рәвештә, 29 октябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе Фаляхова А.Г. мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган «Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә мәңге яңара” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
Яшүсмерләр ил тарихының фаҗигале битләре, меңләгән кешенең нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалтканнары турында белделәр. «Тарих эзен саклый җирдә үткәннәр кайтавазы » дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша шул давыллы еллар турында сөйләгән китаплар, журналлар, мәгълүмати материаллар, туган якларыннан кеше яшәмәгән җирләргә сөрелгән авылдашлар белән таныштылар.
Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белеп яшәү өчен кирәк.