Илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-ул безнең ил тормышында ачы һәм куркыныч чор. Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителде.
2024 елның 31 октябрендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә Әбде авыл китапханәсе «И помнить страшно, и забыть нельзя» хәтер сәгате үткәрде.
Чара барышында катнашучылар репрессиянең нәрсә икәнен белделәр, бу көннең Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләрне искә төшерү икәнен белделәр, меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителде, җинаятьләрдә гаепләнде, төзәтү – хезмәт лагерьларына җибәрелде, сөргенгә җибәрелде, гомерләреннән мәхрүм ителде. Гаепсез һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.