“Тарих эзен саклый җирдә, үткәннәр кайтавазы” дип

2024 елның 15 ноябре, җомга

Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан 31 октябрь көнне Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Тарих эзен саклый җирдә, үткәннәр кайтавазы” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Авылдашыбыз, репрессия корбаны булган Гомәр Байчуринны искә алдык. Китапханәче “Татар әдипләре – репрессия корбаннары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, татар әдәбиятындагы күренекле шәхесләр арасында да репрессия корбаннары булган әдипләрнең исемнәрен атады. Үзләре дә шул үлем лагерьларын кичкән әдипләр: Рафаэл Мостафинның  “Репрессияләнгән татар әдипләре” китабыннан Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Ибраһимов турындагы җан тетрәндергеч өзекләрне укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International