«Балачак иленнән килгән шагыйрь».

2024 елның 15 ноябре, җомга

1 ноябрь көнне, танылган балалар шагыйре Нурулла Әхияр улы Гайсинның тууына 110 ел тулу уңаеннан, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балачак иленнан килгән шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Талантлы фронтовик язучы үлемсез шигырьләрен безгә мирас итеп калдырган, алар бүген дә укучыларның йөрәкләрендә яңгырый.

Күргәзмәдә Нур Гайсинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче «Өмет тулы хыялым», «Таза Мортаза; әкият-поэма» кебек китаплары, «Минем туганнарым», «Безнең мәктәп», «Айлы кичтә» һәм башка шигырь җыентыклары тәкъдим ителде. Чарадан соң һәр укучы үзенә ошаган китапны өенә укырга ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International