Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.