Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, халыклар бердәмлеге бәйрәме алдыннан,"Туган җирем- дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" дигән темага төрле милләт кешеләренең дуслыгын яктырткан чара булып узды.
Төрле милләт халыкларының җырлары, биюләре, уеннарын бер-берсен алыштырып торды. Без күп милләтле илдә, районда яшәвебез белән горурланырга тиешбез .
Теләчебездә төрле милләт кешеләре яши. Шуның өчен дә тынычлык һәм дуслык иң кадерлесе. Бер-беребезне хөрмәт итеп, килешеп яшәү зур бәхет, безнең көч – бердәмлектә.