Айдар авыл китапханәсе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Россия берләштерә" девизы астында "Сәнгать төне-2024" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ял кичәсе "Татарстан-күп милләтле халыклар дуслыгы" исемле китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Китапханәче яшүсмерләргә бәйрәмнең мөһимлеген «дуслык», «бердәмлек», «татулык», «тынычлык» төшенчәләре аша аңлатты. Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләп, милләтара татулык өчен без телне, дини мәдәниятне, башка халыкларның тарихын хөрмәт итәргә тиешбез, дип азсызыклады. «Сәнгать төне» китапханәдә «Шигъри төн» флешмобы белән дәвам итте катнашучылар бөек шагыйрьләрне искә алдылар һәм ватан, дуслык, гаилә турында шигырьләр укыдылар.