Татарстанның төп законы, барыннан да элек, хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен яклауга, лаеклы тормышын тәэмин итәргә, милләтара бердәмлек, гражданлык татулыгын һәм диннәр арасындагы дуслыкны саклауга юнәлдерелгән. Дәүләт телләре һәм мәдәниятебезнең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез. Шушы уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә китапханәче һәм клуб мөдире «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дип исемләнгән балаларга әңгәмә үткәрделәр. Алар Конституция республиканың тарихында гаять зур роль уйнавын, сәяси корылыш нигезләрен законнар белән ныгытып, гражданнар хокукларының ныклы гарантияләрен һәм татарстанлылар өчен ышанычлы ориентир булуын сөйләделәр.