6 ноябрьдә Татарстан Республикасында аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы – Конституция көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага багышлап Айдар авыл китапханәсендә "Конституция-илнең төп китабы" дип исемләнгән мәгълүмати китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмә буенча күзәтү уздырылды. Татарстан Республикасы Конституциясенең, Дәүләт символларының барлыкка килү тарихы, Конституциядә кеше һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре гарантияләнгәнлеге турында сөйләшү алып барылды.