Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Моя история – мой Татарстан» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Китапханәче китап укучыларны Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштырды, герб һәм флаг төсләренең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук тарихи һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар, музейлар, театрлар, Татарстанның танылган кешеләре белән таныштырды. Ахырдан катнашучылар табигатькә, экологиягә, мәдәнияткә һәм туган як тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International