«Без – көчле, бердәм халык»

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.

Шул уңайдан Сауш авылы китапханәсендә «Без – көчле, бердәм халык» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.  Китапханәче Резеда Сәйфетдинова презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International