Баландыш төп гомум белем бирү мәктәбе "Татарча диктант-2024" акциясендә катнашты. Акция инде тугызынчы ел уздырыла һәм аның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны булдырмау, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү. 9 ноябрь көнне мәктәптәбебез татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча "Татарча диктант" бөтендөнья акциясенә кушылды. Теләге булган һәркем диктант язуда үз көчен сынап карый алды.