«Тормыш маягым син, әнием!».

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга рәхмәт сүзләре әйтелә.

22 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә әлеге бәйрәм ужаеннан “Тормыш маягым син, әнием!” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихы - Әниләр көне белән таныштырылды. Әниләр турында бик күп әсәрләр, җырлар, шигырьләр язылуы турында әйтеп үтелде. Кичәдә китап укучыларның игътибары күбрәк матур әдәбиятка юнәлтелде.

Бүген балалар әниләренең һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле булуын, аларның күбрәк елмаюын һәм азрак борчылуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International