«Наркомания-авыру, әллә җинаятьме?»

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Наркомания-авыру, әллә җиңаятме? " дигән темага диспут үткәрде. Китапханәче яшүсмерләргә куркыныч һәм зарарлы гадәтләр турында мәгълүмат җиткерде, наркотикларга бәйле кешене тышкы кыяфәте буенча ничек белергә, бу коточкыч авыруга ничек бәйле булмаска икәнен сөйләде, чөнки наркотик матдәләр кулланучы — авыру кеше һәм бу авыруны бик сирәк кеше генә җиңә ала. Әңгәмә барышында мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга шушы тематиканы яктырткан буклетлар өләштеләр. Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуы һәм һәркемгә үз тормыш юлын үзенә сайларга кирәклеге турында фикер алыштылар. Китапханәдә әлеге чарага “Кешеләр, уяу булыгыз!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International